Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава температурасы 0 градустан югары булып, яңгырлар явачак дип хәбәр итәләр тирә-як мохитне мониторинглау һәм гидрометеорология буенча республика идарәсендә. Төнге сәгатьләрдә суытып, юлларда бозлавык булуы көтелә. Шуңа руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә игътибарлы булырга кирәк дип кисәтә ЮХХДИ хезмәткәрләре.