Барлык яңалыклар
Новости
12 март 2019, 15:19

Тукай һәйкәле кайда куелыр?

Уфада татар аксакаллары оешмасы Тукай һәйкәле Агыйдел ярында, Салават Юлаев белән Сергей Аксаков һәйкәлләре янында куелырга тиеш дип саный.

Уфада татар аксакаллары оешмасы Тукай һәйкәле Агыйдел ярында, Салават Юлаев белән Сергей Аксаков һәйкәлләре янында куелырга тиеш дип саный.
Татар зыялылары Габдулла Тукай һәйкәлен "Нур" татар дәүләт театры алдына куймауны сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте. Хат язу башлангычы белән "Татар аксакаллары шурасы" чыккан.
Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, һәйкәлне Уфа татар театры каршына кую тарихи нормаларга да, рухи һәм эстетик нормаларга да туры килми. Алар Габдулла Тукай һәйкәле Башкортстанда башкорт, урыс һәм татар милләтләренең тигезлеге симолы булып Агыйдел ярында Салават Юлаев һәм Серей Аксаков һәйкәлләре янында торырга тиеш дип исәпли.
Хатта шулай ук Тукай һәйкәлен театр янына куюга кайбер танылган архитекторлар да каршы диелә. Мондый мөрәҗәгатьләрнең Башкортстан татар конгрессына килүе дә телгә алына. Татар зыялылары ул урында "Нур" театрына нигез салган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәл куярга кирәк дип белдерә. Аның макеты әзер, коеп куяр өчен хөкүмәтнең рөхсәте генә кирәк диелә.
Азатлык
Читайте нас: