Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2019, 17:38

2020 ел – Русиядә Халык иҗаты елы

Киләсе ел Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән Русиядә Халык иҗаты елы итеп игълан ителәчәк.

Киләсе ел Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән Русиядә Халык иҗаты елы итеп игълан ителәчәк.
– РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, “Русиядә субъект сәгате” утырышында чыгыш ясап, болай дип белдерде:
– Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның 2020 елны Халык иҗаты елы итеп игълан итү турында инициативасын без хупладык. Ул нәкъ киләсе елда регионда узачак Бөтендөнья фольклориадасы кебек халыкара масштабтагы чара белән туры килә.
Бөтендөнья фольклориадасы республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачалап алачак. Биш континенттан вәкилләр һәм 100ләп коллектив килүе көтелә. Әлегә 73 илдән заявкалар алынган, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: