Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2019, 17:41

Ихтирамлы мөнәсәбәт мөһим

Муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге үткәргән чираттагы “туры бәйләнеш” эшкуарлыкка ярдәм темасына арналды

Муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге үткәргән чираттагы “туры бәйләнеш” эшкуарлыкка ярдәм темасына арналды
Әмма эшкуарлык һәм сәүдә бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Гүзәл Сабировага бирелгән сораулар, күбрәк, шәһәрнең сәүдә нокталарында товар төрлелеген саклауга һәм хезмәтләндерү сыйфатына кагылды. Сатып алучыларга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, сатучыларның ихтирамлы мөнәсәбәте мөһим. Гүзәл Рафаил кызы кулланучыларның теләкләрен искә алынган сәүдә нокталарының хуҗаларына җиткеререгә вәгъдә бирде.
Әйтергә кирәк, эшкуарлыкны үстерү җәһәтеннән безнең муниципаль район республикада алдынгы урыннарда килә. Бүгенгә районда 1996 кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшли, 2018 елда, атап әйткәндә, 312 субъект теркәлгән.
Бәләбәй муниципаль районының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм фонды узган елда 14 эшкуарга 5,92 млн сум заем биргән (2017 елда 17 эшкуарга – 7,73 млн сум).
2019 елда бизнес аякка баскан чордагы чыгымнарның бер өлешен кайтаруга каралган субсидияләр бирү җәһәтеннән кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча муниципаль проблемаларны тормышка ашыру дәвам иттереләчәк. Шулай ук Русиянең лизинг оешмалары белән төзелгәннәренә, коворкинг-үзәкләр булдыру йә үстерүгә бәйлеләре дә.
Урындагы бюджеттан бу максатка 1,5 млн сум акча бүлү ниятләнә. Федераль һәм республика бюджетларыннан күпме акча киләчәге тиешле килешүләргә кул куелгач билгеле булачак.
Римма Солтанова.
Читайте нас: