Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2019, 13:43

Наркотикларга – юк!

Бәләбәй районында, бөтен республикадагы кебек, “Кайда үлем саталар, хәбәр ит” Бөтенрусия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабы старт алды.

Бәләбәй районында, бөтен республикадагы кебек, “Кайда үлем саталар, хәбәр ит” Бөтенрусия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабы старт алды.
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшкә катнашуга җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлтелгән искәртү чарасы 23 мартка кадәр озайтыла.
Шалтыратулар Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегендә мондый телефоннардан кабул ителә: 02, 102, 8(34786) 5-54-80 (дежур часте).
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны тәүлек әйләнәсенә эшли: 8(347) 279-32-92.
Шушы номерлар буенча шалтыратып, районда яшәгән һәркем тыелган агуны тарату, куллану, наркопритоннар тоту очраклары турында сөйли, белгечләргә наркоманиядән искәртүгә кагылган теләсә нинди сорау бирә ала.
Чараны оештыручылар гражданнарның актив социаль позициясенә ышаналар. Килгән бөтен мәгълүмат мотлак тикшереләчәк. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак.
Конфиденциальлек гарантияләнә.
“БХ” белешмәсе
2018 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегендә 113 наркоҗинаять теркәлгән. Судка 59 җинаять эше юнәлтелгән. Наркотик матәләр кулланучы 118 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган
Галия Ванюшина
Читайте нас: