Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2019, 15:39

Канатлы дуслар турында хәстәрлек күрәбез

Бәләбәйдә “Ихатада сыерчык оясы” экологик акциясе уза. Шәһәр биләмәсе хакимияте мәктәп укучыларын, студентларны, идарәче компанияләрне, предприятиеләр һәм оешмаларны, битараф булмаган барлык гражданнарны актив катнашырга чакыра.

Беренче булып Кызыл урамдагы 132 нче йортта яшәүчеләр чакыруга җавап бирде. Күпфатирлы йортта яшәүче Роза Габдрахманова башлангычы белән “Минем шәһәрем” идарәче компаниясе җитәкчелеге кошлар өчен оялар әзреләүне кайгыртты.
Роза Фәрит кызы һәр кыш кошларны ашата. Аның тәрәзәләре алдында салкыннарда иллеләп күгәрчен һәм чыпчык җыелып китә. Яз ул урманнар һәм шәһәрдәге яшеллекләрнең төп санитарлары-сыерчыклар кайтуын түземсезлек белән көтә.
Былтыр “Минем шәһәрем” идарәче компаниясе күпфатирлы берничә йорт ихатасында сыерчык оялары куйды. Иртә саен кошлар сайравына уяну өчен яшәүчеләр канатлы дуслары турында, яратып, хәстәрлек күрә.
Римма Солтанова.
Елена Торгашова фотосы.
Читайте нас: