Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2019, 17:27

Бәләбәйлеләр – “Сәлам”дә

БСТ каналының “Сәлам” тапшыруында яңа проект эшли. Һәр иртәдә республикабызның район һәм шәһәрләре тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында “Сәлам, республика” акциясендә сүз алып барыла. Студиягә төбәкнең билгеле һәм хөрмәтле кешеләрен чакырып, җанлы әңгәмә уздырыла.

БСТ каналының “Сәлам” тапшыруында яңа проект эшли. Һәр иртәдә республикабызның район һәм шәһәрләре тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында “Сәлам, республика” акциясендә сүз алып барыла. Студиягә төбәкнең билгеле һәм хөрмәтле кешеләрен чакырып, җанлы әңгәмә уздырыла.
Шушы көннәрдә тапшыру безнең данлыклы шәхесләргә бай булган Бәләбәй районына багышланды. “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенең директор урынбасары Илдус Разетдинов һәм башкорт гимназия-интернатының укыту-тәрбия эшләрне буенча директор урынбасары Гөлнара Ходайназарова студия кунаклары булды. Алардан республикаюызның 100 еллыгы елында Бәләбәй төбәгенең күренекле шәхесләре турында сөйләүләрен сорадылар. Гөлнара Газыйм кызы Тузлыкуш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Камил Фазлый турында горурланып бәян итте. Камил Нәҗми улы – республикада билгеле язучы, башкорт гимназия-интернаты гимнының сүзләрен дә ул язган. Гөлнара Газыйм кызының сүзен куәтләп, Илдус Фәрит улы, баянда уйнап, Камил Фазлый сүзләренә үзе язган җырын җырлап ишеттерде. Аннары безнең районда туып-үскән билгеле композитор Нур Даутовның төбәгебезнең күренекле шәхес булуын билгеләде. Тапшыру барышында телетамашачылар да актив булды. Алар билгеле кешеләрнең үз вариантларын тәкъдим итте: Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Вәлишинның, генерал Романов, Марс Әмиров, спортчы Гомәровлар, һәвәскәр композиторлар Зөлфирә Аубакирова һәм Булат Еникеев, шагыйрәләр Кристина Андрианова-Книга, Зәйфә Салихова һәм башкаларның исемнәре яңгырады.
Ахырда бәләбәйлеләр һәм алып баручылар республика картасы янында истәлекле фотога төште.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: