Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2019, 12:19

Биләмәләрнең чисталыгы һәм тәртибе – безнең кулда!

Санитар-экологик хәлне яхшырту максатында Бәләбәй районы территориясендә 2019 елның 6 апреленнән 11 маена кадәр авыл-салаларны тазарту,төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча экологик өмәләр оештырыла.

Санитар-экологик хәлне яхшырту максатында Бәләбәй районы территориясендә 2019 елның 6 апреленнән 11 маена кадәр авыл-салаларны тазарту,төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча экологик өмәләр оештырыла.
БР Хөкүмәте күрсәтмәсенә ярашлы, 2019 елның 6 һәм 27 апрель көннәре бердәм экологик өмә көннәре итеп билгеләнгән. Профсоюз комитетларына һәм башка иҗтимагый берләшмәләргә предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларга беркетелгән ихаталарны, урамнарны, юллар, парклар, бакчалар, яшәү пунктлары территорияләрен тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча экологик өмәләр уздыруны тәэмин итәргә тәкьдим ителгән.
Фото интернеттан.
Читайте нас: