Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2019, 12:59

Социаль пенсияләр арта

2019 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 2 процентка индексацияләнә.

2019 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 2 процентка индексацияләнә.
– Бер үк вакытта чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә каза күргән гражданнарның, аларның гаилә әгъзаларының дәүләт пенсияләре, шулай ук башка түләүләр арта, күләме социаль пенсияләрнең үсүенә бәйле, – дип хәбәр иттеләр Пенсия фондының Бәләбәй районы һәм шәһәрендәге идарәлегендә.
Бәләбәй районы территориясендә һәм Бәләбәй шәһәрендә яшәүче 2119 пенсионер пенсияне арттырылган күләмдә алачак, шул исәптән социаль пенсия алучы 2029 пенсионер.
Римма Солтанова әзерләде.
Читайте нас: