Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2019, 11:39

Карагыз: “Салават күпере”!

Ул Бәләбәй өстендә чыкты да “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреатларының, номинантлары һәм катнашучыларының төрле төстәге талантлары булып балкыды.

Ул Бәләбәй өстендә чыкты да “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреатларының, номинантлары һәм катнашучыларының төрле төстәге талантлары булып балкыды.
“Салават күпере” Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең һәм “Бәләбәй хәбәрләре” редакциясенең берлектәге басмасы. Аңа 2017 елда узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның иң яхшы шигырьләре керде. Бу шигъри иҗат үсешенә булышлык итүче үзенә бер төрле бер йомгак. Дүрт телдә язучы авторлар безгә шигырьләре рәвешендә туган телгә булган яратуларын, дөньяны гаҗәеп күрүләрен бүләк итә, көндәлек тормышны рухилык һәм изгелек белән тулыландыра.
Китап туе “Илһам чишмәләре-2019” фестивален ябу тантанасында була. Аны тәүгеләрдән шигърият конкурсында җиңүчеләр, бәйрәм кунаклары күрә, таныша ала.
Галия Ванюшина.
Читайте нас: