Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2019, 12:17

Республика юбилеен бәйрәм иттеләр

Тузлыкушлылар Башкортстанның 100 еллыгына арналган чараларда катнаштылар

Тузлыкушлылар Башкортстанның 100 еллыгына арналган чараларда катнаштылар
Тузлыкуш биләмә китапханәсендә “Башкортстан – туган илем минем!” күргәзмәсе һәм “Сине җырлыйм, Ватаным!” шигъри- әдәби өстәл җиһазланды.
Клубта “Башкортстан – минем күңелем һәм җырым” әдәби- шигъри кичә узды, анда авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләлә Харисова автономияле республиканың барлыкка килү тарихын бәян итте.
Башкортстанга багышланган шигырьләрен шагыйрь Камил Фазлый укыды. Шулай ук сәхнәдән Башкортстан шагыйрь ләре Мостай Кәримов, Марсель Сәлимов, Абдулхак Игебаев, Рәми Гариповның һәм башкаларның шигырьләре яңгыралды.
Кичә “Башкортстан” җыры белән тәмамланды.
Язгы каникул көннәрендә юбилей чаралары балалар өчен дә оештырылды.
Анна Лапина әзерләде.
Читайте нас: