Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2019, 13:11

“Изгелек” марафонына кушыл!

М. Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы үзәге авылындагы өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлекчәсе “Изгелек марафоны” игълан итә.

М. Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы үзәге авылындагы өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлекчәсе “Изгелек марафоны” игълан итә.
Җиңү көненә бик аз калып бара. Бүген бүлекчәдә 25 сугыш, хезмәт ветераны,шулай ук инвалидлар яши. Ил тарихында һәм алар язмышында гаять мөһим бу көнне аларны искә төшерү бик күңелле булыр иде. Открыткалар, үз кулларың белән ясаган эшләнмәләр, кул эшләре өчен материаллар, китаплар, сугыш турында фильмнар белән дисклар, гап-гади котлаулар да аларның көндәлек тормышын озакка бизәячәк, тормышларына бәйрәм халәте алып киләчәк.
Акция 2 апрельдән 9 майгача бара. Теләсә нинди, шул исәптән мәгълүмати игътибарга да шат булачакбыз. Акция хакында дусларыгызга, танышларыгызга, хезмәттәшләрегезгә сөйләгез – изге эшкә безнең һәркайсыбыз үз өлешен кертә ала.
Сезне мондый адрес буенча көтәбез: Бәләбәй районы, М. Горький ис. токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылы, Октябрь урамы, 9.
Социаль реклама.
Читайте нас: