Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2019, 13:09

Ришатны яраталар

Башкортстанның атказанган артисты, тумышы белән Карамалы-Гобәй авылы егете Ришат Төхвәтуллинның Үзәк Мәдәният сараенда узган “Утсыз төтен” дип исемләнгән концерты бик күп тамашачыны җыйды.

Башкортстанның атказанган артисты, тумышы белән Карамалы-Гобәй авылы егете Ришат Төхвәтуллинның Үзәк Мәдәният сараенда узган “Утсыз төтен” дип исемләнгән концерты бик күп тамашачыны җыйды.
Моңлы тавышлы җырчы халыкка яхшы таныш җырларын да, шулай ук яңа җырлар да башкарды. Сәхнәдәш дуслары – музыкантлар, биюче егетләр һәм кызларның чыгышларын, шулай ук матур тавышлы җырчы Алия Карачуринаның җырларын җыр-моң сөючеләр бик җылы кабул итте.
Җырчыга чәчәкләр, җылы халәт, тамашачыларның кушылып җырлавы... Бәләбәйлеләр сәхнә күрке, кабатланмас тавышлы Ришатны яраталар.
Читайте нас: