Яман шештән саклану өчен чәй һәм кофе сыман кайнар эчемлекләргә сөт кушып эчәргә кирәк.
Әгәр дә эчемлек артык кайнар булса, үңәчтә яман шеш пәйда булу куркынычы бермә-бер арта. Тегеран медицина фәннәре университеты галимнәре тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Әгәр дә кеше һәр көнне 60 градуслы һәм аннан кайнаррак эчемлек эчсә, үңәчтә яман шеш барлыкка килү 90 процентка арта. Шулай булмасын өчен эчемлекне бераз суытып яки сөт кушып эчәргә кирәк.