Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2019, 11:49

Вакыт аз калды

Муниципаль район хакимиятендә язгы чәчүгә әзерлеккә багышланган киңәшмә узды. Чарада Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар хуҗалыклары катнашкан чарада шулай ук җәмәгать секторындагы терлекләрне идентификацияләү һәм чип кую мәсьәләсе дә каралды.

Язгы басу эшләрендә 206 трактор һәм 70 йөк машинасы жәлеп ителгән. МР хакмиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте баш инженеры Айрат Гомәров чыгышында “Малиновка” кооперативы, “Слак” җәмгыяте, Исмәгыйль Хөснетдинов белән Сергей Липилинның крестьян-фермер хуҗалыкларында техниканы кыр эшләренә әзерләүгә җаваплы карадылар, дип билгеләде. Шулай да әзерлек белән хәл әйбәт булмаган хуҗалыклар да бар, ә вакыт бөтенләй аз калып бара. Авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең түбән булуы аграрийларга үсәргә, әйтик, техника паркын яңартырга мөмкинлек бирми.
Римма Солтанова.
Читайте нас: