Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2019, 13:07

Уфада «Нур» театры алдында Тукайга һәйкәл урнаштырылды

Һәйкәлнең биеклеге 3,5 метр, постаменты белән – 8 метр. Ул Мәскәүдә бакырдан эшләнгән. Рәсми ачылыш 18 апрель булыр дип көтелә.

Һәйкәлнең биеклеге 3,5 метр, постаменты белән – 8 метр. Ул Мәскәүдә бакырдан эшләнгән. Рәсми ачылыш 18 апрель булыр дип көтелә.
Уфада "Нур" татар театры каршындагы мәйданда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылды. Бу хакта Дөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Авторлары - Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм танылган архитектор Леонид Дубинский. Якын көннәрдә тирә-ягын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак.
Һәйкәл ачылышы 18 апрель булыр дип көтелә. Әлегә аны ак җәймә белән каплап куйганнар.
Татарстан көннәре кысаларында булачак бу тантаналы вакыйгада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип планлаштырыла.
Азатлык
Читайте нас: