Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2019, 13:39

Китап геройлары арасында бәләбәйлеләр да бар

Ике томда һәм бүләк бизәлешендә уникаль басма дөнья күрде – “Башкортстан Республикасы эшкуарлыгы: вакыйгалар, фактлар, кешеләр”. Иллюстрацияләр белән матур итеп бизәлгән басмада Бәләбәй районының уңышлы эшкуарлары турында да материаллар бар.

Ике томда һәм бүләк бизәлешендә уникаль басма дөнья күрде – “Башкортстан Республикасы эшкуарлыгы: вакыйгалар, фактлар, кешеләр”. Иллюстрацияләр белән матур итеп бизәлгән басмада Бәләбәй районының уңышлы эшкуарлары турында да материаллар бар.\
Республикада эшкуарлыкның барлыкка килүе һәм һәм аның үсеше турында китап – вак бизнес тарихын өйрәнүнең икенче этабы ул.
“Уфа эшкуарлыгы: вакыйгалар, фактлар, кешеләр” китабын чыгару беренче уңышлы тәҗрибә булды.
Кече бизнес турында, кем үз хезмәте белән урта класска әйләнде, лаеклы базар икътисадына керде, шулар язмышы турындагы китап нәшер итү идеясен эшкуарлык мәнфәгатьләрен белдергән коммерциягә карамаган оешмалар хуплады-ярдәм күрсәтте. Алар: БР Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды, БР Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе, БР хатын-кызлар-эшкуарлар ассоциациясе, БР Сәүдә-сәнәгать палатасы, БР Сәүдә базарлары союзы, тармак ассоциацияләре һәм союзлары.
Проектка юнәлеш бирүче һәм илһамландыручы булып БР эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, республика Башлыгы хакимияте ярдәм күрсәтте.
Проект өстендә эш ике ел барды һәм республикада кече бизнесның аякка басуы һәм бүгенге торышы турында публицистик китаплар циклын булдыруны башлады.
Мәкаләләр язуда 200дән артык журналист катнашты, шул исәптән “Бәләбәйф хәбәрләре” гәзитенең икътисад бүлеге мөдире Римма Солтанова да.
Читайте нас: