Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2019, 11:05

Тылсымлы Ал чәчкә дөньясы

23 апрельдә бәләбәйлеләр шәһәрнең Үзәк Мәдәният сарае сәхнәсендә “Ал чәчкә “ балетын күрәчәк

23 апрельдә бәләбәйлеләр шәһәрнең Үзәк Мәдәният сарае сәхнәсендә “Ал чәчкә “ балетын күрәчәк.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артистлары уйнавында спектакль шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен искиткеч язгы бүләк булачак.
“Ал чәчкә” балеты махсус Башкорт дәүләт һәм опера театры өчен эшләнгән. Музыканың авторы – Мәскәү композиторы Владимир Купцов.
Изге күңелле, ихлас гүзәл кыз белән олы йөрәкле, әмма сихерләнеп, коточкыч албасты образында яшүче принцның әкияти мәхәббәте турында вакыйга бөек рус язучысы Сергей Тимофеевның әсәрендә лирик чагылыш тапкан. Язучының “Ал чәчкә” геройлары образларын без шул исемдәге балетта күрәчәкбез, алар арасында чын сөюгә сәләтле Настенька, явыз Сихерче һәм башка бик күп геройлар бар.
Анна Лапина әзерләде.
Читайте нас: