Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2019, 11:30

Янгын хәвефсезлегенә өйрәнергә кирәк

“Башкортстан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы территориясендә янгын хәвефсезлеге айлыгын уздыру турында” карарга кул куелды.

“Башкортстан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы территориясендә янгын хәвефсезлеге айлыгын уздыру турында” карарга кул куелды.
Айлыкның комплекслы планына кертелгән чараларның максаты – халык арасында янгын хәвефсезлеге чараларын пропагандалау, янгыннардан кисәтү. Оешмалар һәм учреждениеләр хемәткәрләре һәм персоналы белән инструктажлар, занятиеләр үткәреләчәк. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында көнкүрештә янгын хәвефсезлеге, хәвефсез зоналарга “эвакуация” кагыйдәләрен өйрәтү дәресләре оештырылган.
Кешеләр күп булган объектларда хәвефсезлекне тәэмин итү һәм кешеләрне тиз эвакуацияләүне тәэмин итү буенча персоналның эш итүен ачыклаучы инструкцияләр әзерләнгән. Кешеләр төнлә була торган объектларда (дәваханә, мәктәп-интернат, балалар йорты, картларны һәм инвалидларны социаль хезмәтләндерү бүлекчәсе) тәүлек әйләнәсенә кизүдә тору оештырылган.
Янгын хәвнфсезлеге айлыгы объектларда һәм көнкүрештә янгынга каршы тәртипне үтәүгә, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча белем кимәлен күтәрүгә, гражданнарны янгын нәтиҗәсендә каза күргәннәргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтүгә булышлык итә.
Айлык 2019 елның 15 маена кадәр дәвам итә.
Галия Ванюшина.
Читайте нас: