Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2019, 13:21

Кәрим укулары

Күрше Бишбүләк районы Ает авылының тарихы данлыклы, исемнәре яхшы билгеле күренекле шәхесләре байтак. Шуларның берсе – патриот-шагыйрь Фатих Кәрим.

Күрше Бишбүләк районы Ает авылының тарихы данлыклы, исемнәре яхшы билгеле күренекле шәхесләре байтак. Шуларның берсе – патриот-шагыйрь Фатих Кәрим.
Шагыйрьнең туган авылы урта мәктәбендә традиция буенча Кәрим укулары үтте. Бәйге 15нче тапкыр оештырылды. Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган Кәрим укуларына кунаклар – жюри әгъзалары: филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалының башкорт һәм төрки филологиясе факультетында тәрбия эшләре буенча декан урынбасары, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты Мукимова Нәсимә Әнвәр кызы, танылган журналист, балалар язучысы, Башкортстанның һәм Русиянең язучылар союзы әгъзасы, Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова, Кәрим Хәким музее мөдире Ризида Галимова, шагыйрьнең якын туганы Илдар Вахитов чакырылган иде.
Быелгы чарада 35 мәктәптән 200ләп бала катнашты. Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә, Туймазы, Әлшәй, Шаран, Бүздәк районнары, Бәләбәй, Туймазы, Стәрлетамак шәһәре укучылары Ф.Кәрим әсәрләрен яхшы итеп яттан сөйләү, аның шигырьләренә рәсемнәр төшерү, буктрейлерлар эшләү,Ф. Кәримгә багышлап шигырьләр, ачык хат, фәнни тикшеренү эшләре язу буенча көч сынашты. Безнең укучылар, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. 15 нче мәктәпнең 3нче класс укучысы Бергалина Амира (житәкчесе Резеда Габдрахманова), татар гимназиясенең 8 нче класс укучысы Шайгарданова Эльвина (житәкчесе Резеда Гизатуллина), Башкорт гимназия-интернатының 6 нчы класс укучысы Идиатуллина Чулпан (житәкчесе Зоя Биккузина) жиңү яуладылар.
Матур әдәби бәйрәм җиңүчеләрне бүләкләү, жюри әгъзаларына, актив катнашкан мәктәпләргә Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Кәрим укулары үзенең яңа талант ияләрен тапты, яшь буында шигърияткә, шагыйрь иҗатына сөю уятты.
Резеда Габдрахманова,
Бәләбәй шәһәр-район татар теле укытучыларының
методик берләшмәсе житәкчесе.
Читайте нас: