Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2019, 15:46

Тукай һәйкәле янында

26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды. Тәүге чарада йөздән артык кеше катнашкан.

26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды. Тәүге чарада йөздән артык кеше катнашкан.
Чыгышлар тавыш көчәйткечләр ярдәмендә яңгыравы сәбәпле, янәшәдәге юлдан узган машина тавышлары сизелерлек комачау тудырмаган.
Чарада шагыйрьләр шигырьләрен укып ишеттергән. Чыгышлар "Нур" театры артистларының милли җырлар башкаруы белән үрелеп барган.
Чарада катнашкан иң өлкән татар шагыйре 86 яшьлек Фәрит Габдрәхим Азатлыкка:
"Мин чара башланырга күпкә алдан килеп тагын да бер кат һәйкәлгә сокланып йөрдем. Һәйкәл шәп! Хәтта Казандагыдан да шәбрәк. Андагы Тукай мескен кыяфәтле. Безнеке мәһабәт, хөр күңелле. Ул җанлы һәм хәрәкәттә итеп тасвирланган.Шунысы гына күңелне кыра – чарага килгәндә, халык азрак булды. Белдерүләр җитәрлек булмагандырмы, башка сәбәп беләндерме, белмим. Киләчәктә чарада халык күбрәк катнашыр дип өметләнәм. Уфадагы югары уку йортлары студентлары, татар гимназияләре дә читтә калмас дип уйлыйм. Районнарда яшәүче каләм ияләребез дә катнаша ала. Бүген бары тик Стәрлетамактан гына бер төркем шагыйрьләр килгән, башка район һәм шәһәрләр игътибар итмәгән. Без миллионнан артыкбыз дип мактанабыз икән, үзебезнең зурлыгыбызны мондый чараларда да күрсәтергә тиеш”, дигән.
Бәйрәм чарасы күмәкләшеп "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланган.
"Азатлык" ат ериалы буенча.
Читайте нас: