Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2019, 12:02

Балалар бакчасында “Аулак өй”

Өйрәт кенә, кечкенәләр хәзер өйрәнергә тора ул. Күптән түгел шәһәрнең 36 нчы балалар бакчасында бик матур чара – “Аулак өй” оештырылды.

Өйрәт кенә, кечкенәләр хәзер өйрәнергә тора ул. Күптән түгел шәһәрнең 36 нчы балалар бакчасында бик матур чара – “Аулак өй” оештырылды.
Өлкәннәр төркеменең милли киемнәр, калфак-түбәтәйләр кигән кызлары һәм малайлары “Аулак өйдә” туган телдә җырлап җырлап, шигырьләр сөйләп, картәни-картәтиләрдән, әти-әниләрдән күчеп килгән күңелле уеннарны уйнап, биюләр биеп, килгән кунакларны һәм ата-аналарны таң калдырдылар.
Балаларны шундый күңелле чарага әзерләгәне өчен тәрбияче Зөлфия Әгьзәмовага, шулай ук балаларның үзләренә “Ак калфак” оешмасы әгьзалары Галия Әхмәтшина, Гөлфия Зиннәтулина рәхмәт белдерделәр.
Читайте нас: