Ата-бабаларыбыздан килгән йолаларның берсе – “Карга боткасын” “Балкыш” татар җыр ансамбле әгъзалары интернат- мәктәбе укучылары белән берлектә үткәрде.
Гармун, җыр-моңга кушылган балаларның шат тавышлары “Девон” ми крорайоны урамын яңгыратты. Алар,өйдән өйгә йөреп, хуҗаларга сәламәтлек, мул тормыш теләделәр, ә юмарт хуҗалар боткага дип май, ярма, чәй эчәргә шикәр-конфет бирде.
Ботка пешерергә Ванесян Арамаис ярдәм итте. Ул пешкән арада, балалар татар халык уеннары уйнап күңел ачты.
Соңыннан кайнар чәй эчеп, ботка ашап, тарелкаларында кошлар өлешен калдырып, илһамланып таралыштылар.