Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2019, 12:53

Башкортстанда 37 меңнән артык ветеран Владимир Путиннан открытка алачак

Башкортстаннан 37 меңнән артык ветеран Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы хөрмәтенә Русия президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы алачак.

Башкортстаннан 37 меңнән артык ветеран Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы хөрмәтенә Русия президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы алачак. Ул 2-9 майда китереләчәк, дип хәбәр иттеләр Русия почтасының матбугат хезмәтендә.
“Котлау открыткасын Леонид Головановның “Красной армии- слава!” плакаты бизи. Открытканың икенче ягында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының фотохроникасы кадрлары урнаштырылган”, – дип сөйләделәр бүләкнең дизайны турында.
Читайте нас: