Барлык яңалыклар
Новости
13 Май 2019, 13:55

“Чылтыр чишмәләр паркы”на грант

Бәләбәй шәһәре бәләкәй шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрне төзекләндерү конкурсында җиңүче булды

Бәләбәй шәһәре бәләкәй шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрне төзекләндерү конкурсында җиңүче булды
Бәләкәй шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыруга иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсының федераль комиссиясе 2019 елда 80 проект-җиңүче сайлаган. Аларны тормышка ашыруга федераль бюджеттан субсидияләр бүленәчәк, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Башкортстанның өч шәһәренең проектлары конкурста җиңүчеләр булдылар: Бәләбәй (шәһәр буасы янында “Чылтыр чишмәләр паркы”), Бөре (“Бөре вакыты” архитектура-парк ансмбле”) һәм Ишембай (Шәһәр мәйданы.) дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Римма Солтанова.
Читайте нас: