Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2019, 12:28

Гаилә атнасы

13нән 19 майга кадәр Башкортстанда Гаилә атналыгы уза

13нән 19 майга кадәр Башкортстанда Гаилә атналыгы уза
7 көн буе республикада яшәүчеләр өчен гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм ата-ана җаваплылыгын көчәйтүгә юнәлтелгән чаралар һәм акцияләр үткәреләчәк,
Гаилә атналыгы беренче тапкыр Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2018 елның маенда оештырылган.
Чара киңколачлы булып чыга һәм республикада яшәүчеләргә ошый, шуңа күрә аны ел саен уздырырга карар ителә. Гаилә атналыгының бай программасы һәркемгә кызыклы һәм файдалы чаралар сайларга мөмкинлек бирә. Теләгәннәрнең барсын да катнашырга чакырабыз!
Чыганак.
Читайте нас: