Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2019, 14:52

Балалы гаиләләргә ай саен 6 мең сум бирелә башлаячак

Республикада яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә сертификат тапшыра башлаячаклар.

. Бу Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бу сабыйларын балалар бакчаларына урнаштыра алмаган гаиләләргә генә. Аның бәясе ай саен 6 мең сум тәшкил итәчәк. Быел проект Стәрлетамакта сынау үтәргә тиеш.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шундый бурыч куйган. Бу хакта Русия Дәүләт советының “Социаль сәясәт” юнәлеше буенча эшче утырышында республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова белдерде.
Сертификатлар тапшыру шәхси балалар белем бирү учреждениеләре хезмәтен күрсәтергә әзер булган социаль бизнесны уятып җибәрергә тиеш. Сертификат алуның бер шарты - баланың әнисенең эшкә урнашкан булырга тиешлеге.
Документ 1 сентябрьдән бирелә башларга тиеш. Стәрлетамакта проект яхшы сынау үткән очракта, киләсе елдан бу сертификатны бөтен республика буенча тапшыра башлаячаклар.
Бүген республикада яшь ярымнан өч яшькә кадәр 5400 сабый балалар учреждениеләренә чиратта тора.
#национальныйпроект
#нацпроект
Фото: ленино.инфо.ком
Читайте нас: