Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2019, 11:22

Талпаннар узган елга караганда ике тапкырга күбрәк кешене тешләгән

Башкортстанда 2019 елның мартыннан 16 маена кадәр Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә 2 176 кеше талпан казалуга зарланып һәм аларда йогышлы чирләр бармы-юкмы икәнен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанда 2019 елның мартыннан 16 маена кадәр Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә 2 176 кеше талпан казалуга зарланып һәм аларда йогышлы чирләр бармы-юкмы икәнен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәтнең республика буенча идарәлеге белгечләре билгеләвенчә, бу узган елның шушы чорына караганда ике тапкырга диярлек күбрәк (1546 кеше).
“Әлеге вакытта белгечләр 2 319 гектар җирне эшкәрткән, шул исәптән Уфа биләмәсендә – 1014,8 гектар. Республикада барлыгы 4 мең чамасы гектар мәйданны акарицид ярдәмендә эшкәртү күзаллана”, – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Башинформ.
Читайте нас: