Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2019, 11:57

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен

Уфада “Газ. Нефть. Технологияләр” XXVII халыкара форумы үтә

Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр залында “Газ. Нефть. Технологияләр” XXVII халыкара форумны ачу тантанасы узды. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашкан.
– Әлеге форумның төп акценты нефть-газ химиясе тармагында санлы трансформация турында фикер алышуга һәм тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелде. Бүген бу юнәлештә эш тәҗрибәсен беренче тапкыр “Башнефть” компаниясе күрсәтә. Форумда катнашучыларга уңышлар телим! – ди Радий Хәбиров форумны ачу тантанасында.
Форум кысаларында “Роснефть”нең “Санлы чыганак” мәгълүмат системасы эшчәнлегенә старт бирелгән.
Әйтергә кирәк, форум кысаларында өч дистәгә якын чара узачак. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк.
“Кызыл таң” газетасы материалы буенча.
Читайте нас: