Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2019, 12:05

Светлана Хәкимова язны һәрчак көтеп ала

“Башкортостан” дәүләт концерт залында республиканың халык артисты, яраткан җырчыбыз Светлана Хәкимованың иҗат кичәсе үтте.

“Башкортостан” дәүләт концерт залында республиканың халык артисты, яраткан җырчыбыз Светлана Хәкимованың иҗат кичәсе үтте. Чара Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының 100 еллыгына да багышланган.
Концертта Башкортстанның, Татарстанның, Русиянең халык артисты Фидан Гафаров, Римма Каһарманова, Руслан Хайсаров, Рәмис Хәкимов, шулай ук театрның яшь актерлары катнашкан.
“Мин язны һәрчак көтеп алам” дип аталган концертта халык көйләре дә, заманча җырлар да яңгыраган. Моңлы тавышлы артистканың һәр чыгышын тамашачы, җылы кабул итеп, алкышларга күмгән.
Татарстан кунагы, Светлана Хәкимованың иҗади дусты Альфред Яхшымбәтов матур җырларын бүләк итте, җылы котлау сүзләрен җиткергән.
Читайте нас: