Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2019, 11:27

Савапка ирешергә язсын

Рамазан аеның икенче ун көне тәмамлануга таба бара.

Беренче ун көндә ураза тотучыларның күңелләре игелек һәм Раббыбыз ризалыгына омтылыш белән тулды. Икенче ун көндә исә безгә рухи яктан чистарырга, пычрак уйлардан арынырга кирәк. Үзебезне, йөрәкләребезне, куллар, телләр һәм күзләребезне хәрамнәрдән саклыйк, әлегесе ун көндә дә тән белән генә түгел, калебебез белән дә ураза тотыйк, дип теләкләрен белдерәләр бер-берсенә очрашкан-күрешкән чакларында, телефон аша СМС-хәбәрләр белән ураза тотучылар.
Халкыбыз асылына кайта дип һич икеләнми әйтергә була – хак динебезгә сыенучылар елдан-ел арта, бөтен илдәге кебек, шәһәр һәм районда да шушы уңай хәл күзәтелә. Ураза тотучыларның да елдан-ел артуы, өлкән яшьтәгеләрнең генә түгел, ә яшьләрнең дә уразага керүе – моңа ачык мисал.
Дин кардәшләр бер-берләренә ифтар мәҗлесләренә йөриләр. Ураза тоткан, биш вакыт намазны калдырмаган мөселманнарны җыйган ифтар мәҗлесләре шәһәрнең тарихи мәчетендә дә башланып китте. Әйтик, узган җомгада анда оештырылган ифтар мәҗлесендә 60ка якын кеше катнашты. Алар өчен сый-хөрмәтне Төньяк микрорайонында яшәүче игелекле апаларыбыз Мәҗидә, Рәсимә, Флүзә, Хәмидә, шулай ук Гөлфия әзерләгәннәр иде. Рәхмәт яусын үзләренә.
Елга бер генә була торган мөмкинлектән файдаланып, үз-үзебезгә хаким булырга өйрәник, нәфескә каршы сугышта җиңүче булыйк. Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә омтылыйк..
Зәйфә Салихова
Читайте нас: