Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында басма матбугатны, шул исәптән “Бәләбәй хәбәрләре”н дә, алдыручылар саны кими. Ә аны саклап калу өчен, беренче чиратта, без тиражны арттырырга, кимендә 500гә җиткерергә бурычлыбыз.
Бүгенге көндә язылучылар саны нибары 215 кенә. Бәләбәй төбәгендә яшәүче 26 мең татардан 325нең генә татарча укый белүенә (бүген газетаны шунча кеше алдыра) берничек тә ышанып булмый. Туган тел безгә ана сөте белән кергән, ул туган ил, туган җир, әти-әни кебек үк кадерле һәм изге, яратуга, ихтирамга лаек , балаларыбызга, киләчәк буыннарга тапшырылырга тиешле иң кыйммәтле рухи хәзинә. Милләттәшләр,102 ел буе үз телебездә чыгып килгән басманың күзе йомылуга юл куймыйк! Әйдәгез, бергәләп тиражны арттыру юлларын эзлик; үзебез язылыйк, туганнарыбызга, якын кешеләребезгә бүләк итик.
Газетаның 2019 елның икенче ярыт еллыгына бәясе: үзәк почта бүлекчәләре аша- 241 сум 38 тиен;
Редакциянең подписка бүлеге аша: 210 сум.
– Рус баласы турында: “ Ай, русча ничек матур сөйләшә”, – дип әйтмибез. Ә нишләптер татар баласы татарча сөйләшкәнгә гаҗәпләнәбез. “Ай, карале балакайны, татарча сөйләшә”, – дибез. Татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, үз максатыбызга ирешәчәкбез. Шул вакытта зур, көчле милләт буларак формалашачакбыз.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.