Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2019, 11:40

Соңгы кыңгырау киләчәккә чакыру булып яңгырады

Алмагачлар шау чәчәктә утырган 25 май язның иң матур көне булгандыр, мөгаен. Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Алмагачлар шау чәчәктә утырган 25 май язның иң матур көне булгандыр, мөгаен. Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Соңгы кыңгырау чыңы сәнгать бүлекчәле татар гимназиясен тәмамлаучы дүрт егет һәм 14 кыз өчен дә уку йорты белән хушлашу һәм зур тормыш юлына чакыру булып яңгырады.
“Соңгы кыңгырау” тантанасында гимназия директоры Дамир Хабибрахманов, килгән кунаклар, ата-аналар исеменнән Гөлфия Зиннәтуллина балаларга изге теләкләр теләделәр. Укучылар җырлар, шигырьләр аша унбер ел укыткан укытучыларына, класс җитәкчесе Замирә Мирхәт кызына олы рәхмәтләрен җиткерделәр, ышанычыгызны акларбыз дип, вәгъдә бирделәр.
Инде алда – беренче зур сынау – Бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырып, сайлаган юлыгыздан тайпылмыйча алга атларга насыйп булсын, егетләр һәм кызлар!
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: