Кытайда бик үзенчәлекле, могҗизага тиң хәл булган: 28 яшьлек егет күпкатлы йортның бишенче катыннан егылып төшеп баручы ике яшьлек сабыйны тотып алган.
Ике яшьлек малай фатирда берүзе генә калган булган. Ябылып бетмәгән тәрәзәдән урамга карап торганда аска төшеп китүен сизми дә калган.
Бәхетенә каршы, бу вакытта йорт янына машинасында 28 яшьлек Тоник Турганбек килеп туктаган. Егет машинасын бикләп чыккач, өскә карап, очып төшеп килүче баланы күреп өлгерә. Тиз генә кулларын суза һәм сабыйны тотып ала.
Бәрелүдән ул аңын җуеп җиргә ава. Күзен ачканда, алар янына полиция килеп җиткән була. Табиблар коткаручының да, сабыйның да әллә ни зыян күрмәвен билгели.