Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2019, 11:37

Башкортстанда милли проект чикләрендә 2500дән артык кеше авариялы торактан күчерелә

Башкортстанда “Торак һәм кала мохите” милли проекты чикләрендә 2500дән артык кеше авария хәлендәге торак фондыннан күчерелә, дип белдерәләр Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

2019-2024 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү адреслы программасы мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир бүләргә мөмкинлек бирергә тиеш. Гаиләләрне яшәү өчен яраксыз торактан күчерүгә бюджеттан 1,6 миллиад сум юнәлтелә.
Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге һәм сүтелергә тиешле күпфатирлы йортлар кертелгән.
Әлеге прогрммага Уфа, Белорет, Дүртөйле, Күмертау Яңавыл шәһәрләре белән бергә Бәләбәй дә керә.
Бүгенгә 72 авариялы йорттан 1865 граждан күчерелгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы материалы буенча.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: