Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2019, 11:25

ТУРЫДАН-ТУРЫ КАМЫЛГА ЧӘЧӘЛӘР

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре дәвам итә.
“ЭкоНива” компаниясе “Төньяк Нива Башкортостан” җәмгыятенең М. Горький исемендәге токымчылык заводы производство бүлекчәсе басуларында эш кайный.
Киләчәктә монда инвестоор 3500 баш мал асралачак сөтчелек комплексы төзи башлаячак. Шуңа күрә басуларда әле үк бер һәм күпьеллык үләннәр чәчәләр.
– Минераль ашламалар кулланып, турыдан-туры камылга чәчәбез, – дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Салават Фазыйлов. – Гербицидлар кертәбез, чәчүлекләрне йомшартабыз,тырматабыз, тигезлибез. Чәчү эшләренең сыйфатына карата таләп зур, чөнки мал азыгының сыйфаты шуңа бәйле.
Салават Илдар улы әйтүенчә, 1000 гектарда люцерна чәчәргә ниятлиләр. Кукурузга 500 гектар бүленгән.
Эш хакы күпме эшләүгә бәйле, шуңа чәчүгә катнашучылар бар тырышлыгын сала. Аларны көненә өч тапкыр ашаталар.
Пешекчеләр Маргарита Маркова белән Илзилә Шакирова бик тәмле пешерәләр. Басуга ашны Динар Шәймәрданов илтә. Ул шулай ук чәчү агрегатларына орлык һәм ашлама ташый.
Римма Солтанова.
Автор фотолары.
Читайте нас: