Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2019, 12:19

Фермерның эшләре әйбәт бара

В. Соловьевның крестьян-фермер хуҗалыгында язгы басу эшләре тәмамлану алдында. Шуңа күрә механизаторларның барсын бергә җыеп, фотога төшереп булды.

В. Соловьевның крестьян-фермер хуҗалыгында язгы басу эшләре тәмамлану алдында. Шуңа күрә механизаторларның барсын бергә җыеп, фотога төшереп булды.
Менә алар, басынкы аз сүзле, эшчән хезмәтчәннәр: Юрий Макаров, Николай Никитин, Артур Набатов, Галинур Солтанов һәм Евгений Соловьев. Шушы ир-егетләр барлык язгы эшләрне башкара: җир сөрә, йомшарта, чәчә, тырмалый, минераль ашламалар кертә.... Хуҗалык җитәкчесе Валерий Соловьев әйтүенчә, алар барысы да җаваплылар: бөтен күңелләрен биреп эшлиләр.
– Һава шартлары быел ярыйсы яхшы булды, – дип сөйли Валерий Викторович. – Үзебез дә ашыкмыйча, чәчү эшләрен туфрак торышына карап алып бардык.
Без килгән көнне 80 гектар мәйданда арпа чәчеп бетеп киләләр иде. Моңа кадәр бодай, солы, көнбагыш, җитен чәчкәннәр, вакыты җиткәч судан үләне үз басуын биләр. Уҗым культуралары – арыш белән тритикале яхшы гына кышлаган. Тиздән авыл эшчәннәре мал азыгы әзерли башлаячак.
Әлбәттә, хуҗалыкта малчылык тармагы торышы белән дә кызыксындык. Сыерлар күпләп бозаулый торган чор уңышлы тәмамланган. Хәзер малларны көтүгә чыгарганнар. Алар сутлы үләнгә, саф һавага күнеккән, шуңа сөт тә арткан. Бүген хуҗалык Бәләбәй сөт комбинатына көн саен 625 л сөт тапшыра.
Зөлфия Гарифуллина.
Автор фотосы.
Читайте нас: