Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2019, 12:15

Конкурста җиңделәр

Конкурска барлыгы республиканың 17 муниципалитетыннан 173 күпфатирлы йорт буенча материаллар тапшырылган.

Конкурска барлыгы республиканың 17 муниципалитетыннан 173 күпфатирлы йорт буенча материаллар тапшырылган.
Иң яхшы йорт исеменә дәгъвачылар мондый шартлар буенча бәяләнгән: подъездларны җиһазлау һәм аларны чиста тоту, конструктив элементларның, баскычлар, инженерлык челтәрләре һәм йорт алдының техник торышы, гомум файдаланыштагы урыннарны яктырту (энергия саклаучы технологияләрне кулланып), инвалидларга йөрү өчен корылмаларның булуы, балалар һәм спорт мәйданчыкларының җиһазланышы, йорт алды билмәсе бизәлеше һәм аны чисталыкта тоту һ.б.
Конкурста җиңүчеләр – 100 иң яхшы йорт (күпфатирлы йорт советы рәисе яки ТСЖ идарәсе рәисе) БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының дипломнары һәм 100 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Безнең районнан шәһәрнең Морозов урамындагы 7 а санлы йорт һәм Приют поселогыннан Вокзал урамындагы 5 нче йорт җиңү яуладылар.
Исегезгә төшерәбез, республика конкурсын уздыру турында тәгълиматка ярашлы приз фонды күпфатирлы йортны һәм шушы йортның гомум милке составына кргән җир участогын тотуга юнәлтелгән булырга тиеш. Биналар милекчеләренең гомуми җыелышы карарына ярашлы, алынган акчаның 10 процентына кадәрлесе премия сыйфатында күпфатирлы йорт советы рәисенә яки ТСЖ идарәсе рәисенә түләнә ала.
***
Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе хакимияте комиссиясе бәяләве буенча “Иң яхшы йорт” муниципаль конкурсында мондый йортлар җиңүчеләр булдылар:
№7 – Горохов урамында, “Агат” идарәче компаниясе (1 урын);
№ 16 – Волгоград урамында , “Минем шәһәрем” идарәче компаниясе ( 2 урын);
№10 – Волгоград урамында, “Жилкомсервис” идарәче компаниясе (3 урын).
Читайте нас: