Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2019, 12:43

Башкортстан Башлыгын сайлау 8 сентябрьдә була

Республиканың Дәүдәт Җыелышы депутатлары пленар утырышта Башкортстан Башлыгын сайлау көнен билгеләде, Сайлау 8 сентябрьдә була.

Республиканың Дәүдәт Җыелышы депутатлары пленар утырышта Башкортстан Башлыгын сайлау көнен билгеләде, Сайлау 8 сентябрьдә була.
Сайлау турында республика кодексының 10 нчы статьясына ярашлы, республика башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан очракта, сайлау сентябрьнең икенче якшәмбесендә уздырыла. Хәтерегезгә төшерәбез, республика парламенты депутатлары сайлау участокларының эшен ике сәгатькә озайтты. Башкортстан Башлыгын сайлауда алар иртәнге сәгать 7дән кичке 9га кадәр эшли.
“Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен участокларның эш вакытын озайтабыз. Бу норма күпчелек халыкта тавыш бирү мөмкинлеген бирергә тиеш, – ди Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев. – Хәзер барсының да эш графигы төрлечә. Күпләр сменалап эшли. Якшәмбе көнне барсы да ял итми, аеруча уңыш җыю чорында. Ә кемнәр ял итә, гаиләләре белән бакчага бара һәм кич кенә кайта, шуңа тавыш биреп өлгерми. Совет чорында сайлау участоклары иртәнге 6дан кичке 10га кадәр эшли иде. Эш вакытын арттыру сайлау комиссияләренең эшендә кыенлык тудырмас өчен дип уйлыйм”.
Читайте нас: