Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2019, 12:47

Татар гимназиясендә сабантуй!

Күркәм традиция буенча, быел да уку елының соңгы көне- 31 майда Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә балалар сабантуе узды.

Күркәм традиция буенча, быел да уку елының соңгы көне- 31 майда Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә балалар сабантуе узды.
Бик күңелле, нәкь авылча, буыннан-буынга тапшырыла килгән ярышларда көч сынашып, җыр-бию, уен-көлке белән үтте ул. Көянтә-чиләк белән су ташу дисеңме, бүрәнә өстендә капчык белән сугышумы – берсе дә калмады. Милли көрәшсез сабантуй буламыни инде – мәйдан батыры исемен алырга теләгән малайлардагы чәм-дәртне сүз белән сурәтләп бетерерлек түгел.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Разетдинов үз исемендәге премиясен быел уку алдынгылары, нәфис сүз осталары, җырчы кызлар Нартдинова белән Ильвина Шайгардановага тапшырды, һәм бу бик гадел, чыннан да бу кызлар мактауга лаек.
Кыскасы, гимназиядә сабантуй ифрат күңелле узды. Бу хакта фотосурәтләр ачык сөйли, аларны редакциягә татар теле укытучысы Люзия Фәттахова җибәрде.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: