Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2019, 13:32

5 июнь – Бөтендөнья тирә-якны саклау көне

Бу көнне бөтен дөньяда кешеләр үз тирә-як мохите өчен җаваплылык алу һәм җиребезне яклауда актив катнашу мөмкинлегенә ия.

Бу көнне бөтен дөньяда кешеләр үз тирә-як мохите өчен җаваплылык алу һәм җиребезне яклауда актив катнашу мөмкинлегенә ия.
2019 елның 5 июнендә Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көнен бәйрәм итүне кабул иткән ил – Кытай, ә темасы – һаваның пычрануы.
Кытай климат үзгәрү сәбәпле көрәш өлкәсендә үсә баручы “яшел” энергетика секторы белән үзен лидер итеп танытты. Бу илдә дөньяның барлык электр транспорт чараларының яртысы һәм дөньяның электр автобусларының 99 проценты файдаланыла. Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау уңае белән бәйрәм итүне кабул итеп, Кытай хөкүмәте чиста тирә-як мохиткә юлда үз инновацияләрен һәм алгарышын күрсәтә ала.
Русиядә 2007 елдан башлап 5 июньдә Эколог көне билгеләнә, ул сәнәгать предпритиеләре, дәүләт һәм гади гражданнарның тирә-як мохиткә мөнәсәбәтенә игьтибар итү максатында акцияләре белән билгеле.
Һава пычрану турында фактлар:
– Дөнья халкының 92 проценты чиста һава суламый;
– һаваның пычрануы ел саен социаль ихтыяҗларга киткән чыгымнарда гобаль икъитисадка биш триллион долларга төшә;
– фаразлауларга караганда, 2030 елга кадәр пычрану төп авыл хуҗалыгы культураларын уңышының 26 процентка кимүенә китерәчәк.
Кызыклы факт
Амазонканың дымлы урманнары атмосферада булган кислородның биштән бер өлешеннән арт ыграгын бүлен чыгара.
Кадрия Гыйлманова әзнерләде.
Читайте нас: