Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2019, 13:27

Йөрәкләрне якынайткан бәйрәм

Башкортстан мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек үк, ураза һәм изге Рамазан ае тәмамлану көнен бәйрәм иттеләр.

Башкортстан мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек үк, ураза һәм изге Рамазан ае тәмамлану көнен бәйрәм иттеләр.
Уфада “Ләлә -Тюльпан” мәчетендә узган бәйрәм чараларында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты, дип хәбәр ителә төбәк җитәкчесе сайтында.
Күмәк намаз укылганнан соң мөфти Тәлгать Таҗетдин җыелучыларга вәгазь белән мөрәҗәгать итеп, ислам нигезләрен искә төшергән.
– Ач кешенең тамагын туйдырдың, мохтаҗга ярдәм кулы суздың, җылы сүз әйттең – болар да савап. Әмма бу яхшы эшләрне изге айда гына башкарырга дигән сүз түгел. Алда – тулы гомер. Ураза тоту кешенең рухын күтәрә, якын кешеңнең хәленә керә белүне тирәнәйтә. Һәр кешедә – туганыңны, Аллаһы Тәгаләнең бөек могҗизасын күрергә кирәк, – дип сызык өстенә алган Тәлгать Таҗетдин.
Ул шулай ук мөселманнар өчен мотлак булган фитыр сәдакасе, зәкят турында искә алган , алар аз тәэмин ителгәннәргә, ятимнәргә, мохтаҗларга бирелергә тиеш.
Ураза бәйрәме уңаеннан чаралар башкаланың төрле мәйданнарында дәвам иткән. Ун мең кешегә исәпләнгән пылау әзерләнгән.
Римма Солтанова.
Читайте нас: