Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь 2019, 14:40

Ниятләр зур: җәй башлана гына әле

Сәламәтлекне ныгыту ялын оештыруның төрле чаралары, алымнары балаларның яраткан каникулын истә калырлык итәчәк

Сәламәтлекне ныгыту ялын оештыруның төрле чаралары, алымнары балаларның яраткан каникулын истә калырлык итәчәк
Берәүләре автобус баскычыннан кыюсыз гына төшә һәм тирә-якка карана, икенчеләре ерактан ук таныш йөзләрне күреп алып, яраткан тәрбиячеләре, дуслары белән исәнләшергә ашыга.
“Юлдаш” балалар савыктыру лагеренда беренче заезд башланды. Җәй саен бу урман почмагы талантлы балаларны һәм ягымлы тәрбиячеләрне тарту үзәгенә, матур бию номерлары һәм “мизгел хитлары” туган урынга әйләнә.
Ике йөз малай һәм кыз өч атна йөзьяшәр наратлар гөмбәзе астындаяшәргә әзер, ә тәрбиячеләр алар өчен мавыктыргыч тематик программа әзерләгән.
***
1 июньнән “Сәламәтлек” шифаханә- профилакториенда беренче заезд башланды, анда 62 бала өчен савыктыру ялы оештырылган. Алар тәрбиячеләре белән “Яшел утрау”га юллана, барышлый чараларда катнашу белән бергә файдалы процедуралар да ала – бассейнда су коеналар, саф һавада уйныйлар.
Бәләбәй муниципаль районының Мәгариф идарәлеге сайтындагы мәгълүмат буенча, 2019 елда балаларның ялын белем бирү учреждениеләре базасында урнашкан көндезге савыктыру лагерларында, шулай ук хезмәт һәм ял лагерларында оештыру каралган, үсмерләрне Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырырга ниятләнә. Яшьләр сәясәте буенча комитет тормыш хәле авыр һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торган балалар өчен “Яшь илсөяр” профильле лагере оештыра .
Гөлнара Мурзина.
Автор фотосы.
Читайте нас: