60 яшьтән өлкән пассажирлар ерак арага йөргән поездларда ташлама белән сәяхәт кыла ала. 5 июньнән 60 яшьтән өлкән пассажирларга биш процент ашлама белән юл йөрү документлары сатыла башлый.
Купе вагоннарына махсус тариф буенча билет алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтеннән. Ташламалы билет 2 сентябрьдән 25 декабрьгә кадәр дәүләт эчендә йөргән поездларга сатыла.
Электрон билет сатып алганда пассажирның паспорт мәгълүматларын һәм туган көнен язганнан соң автоматик рәвештә ташлама ясала.