Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2019, 11:33

Җиңүчеләр арасында – Бәләбәй шәһәре

Воронежда Бөтенрусия иң яхшы уңайлы мохит булдыру проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Воронежда Бөтенрусия иң яхшы уңайлы мохит булдыру проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Тантанада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко катнашты. Җиңүчеләр арасында – бәләбәйлеләрнең яраткан ял итү урыны булган шәһәр буасын төзекләндерү проекты белән Бәләбәй шәһәре. Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевка бүләкләү тантанасында бу конкурста җиңүче исемен раслаучы таныклык тапшырылды. Конкурста җиңүчеләр федераль бюджеттан 85млн-га кадәр субсидия алачак.
2019 елга кадәр конкурска 77 төбәктән 330 заявка бирелгән. Анда 100 меңгә кадәр кеше яшәгән “бәләкәй шәһәрләр” катнашты, федераль, төбәк әһәмиятендәге тарихи биләмәләр, хакимият үзәкләрен һәм федераль әһәмияттәге шәһәрләр кертелмәде. Проект 2019-2020 елларда тормышка ашырылачак.
Читайте нас: