Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2019, 13:13

Мәрьям Солтанованы хөрмәтләп искә алдылар

Уфада Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте оештырган мәгърифәтче Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка тактаташ ачу чарасы узды.

Уфада Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте оештырган мәгърифәтче Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка тактаташ ачу чарасы узды.
Әлеге тарихи йорт башкаланың Тукай урамында, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршында урнашкан. Тактаташ "Берлек" иҗтимагый оешмасы башлангычында куелды. Матди чыгымнарны эшмәкәр Камил Әбләзов күтәргән. Чараны "Берлек" оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина ачты һәм алып барды. Ул чыгышында әлеге шәхеснең эшчәнлегенә һәм тормышына тукталып:
«Мәрьям Солтанованың тууына быел 160 ел тулды. Шул уңайдан аның исемен мәңгеләштерү чаралары уздырабыз. Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге фикер алышу клубы оештырылды. Анда билгеле шәхесләр, галимнәр белән очрашулар, фикер алышулар уза.
Мәрьям Солтанова Уфада гына түгел, бөтен төрки дөньяга билгеле шәхес. Ул ире вафат булганнан соң шушы йортны ятим балаларга белем биргән. Милләтенә, диненә карамый ятим балаларны урамнардан җыеп, ашатып, киендереп, белем биреп, зур тормышка әзерләгән, – дип бәян итте ул.
Азатлык радиосы материалы буенча.
Читайте нас: