Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь 2019, 15:33

Изге эшләр марафоны дәвам итә

Мәликә әнисе белән юлга җыена, аларга Чиләбе клиникасында реабилитация курсы үтәргә кирәк. Китәр алдыннан бүләк итеп алган яңа коляска бик вакытлы булды

Мәликә әнисе белән юлга җыена, аларга Чиләбе клиникасында реабилитация курсы үтәргә кирәк. Китәр алдыннан бүләк итеп алган яңа коляска бик вакытлы булды
Кирәкле бүләк Приют поселогында яшәүче тагын бер инвалид балага тапшырылды. Үзәк мәдәният сараенда узган чыршы бәйрәмендә була алмаган Мәликәнең хәлен белергә яңа ел алдыннан Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев килгән. Азат Альверт улы ул чакта кызга бүләкләр тапшырып кына калмаган, ничек ярдәм итеп булу белән дә кызыксынган.
– Безгә күптән колясканы алыштырырга кирәк иде, –ди баланың әнисе Тәэминә Шивырягина. – Кызыбызга инде тугыз яшь, буйга үсеп китте, шуңа күрә аны балалар коляскасында йөртү бик уңайсыз иде. Азат Альверт улы мотлак ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Заманча, җыелмалы коляска сатып алырга акчаны муниципаль район Советы депутатлары җыйган, уңайлы модель сайлаган, чөнки кызны реабилитациягә еш йөртәләр.
Мәликәгә бүләкне Бәләбәй муницапаль район Советы секретаре Артур Садыйков, Приют поселок советы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Лилия Юнысова һәм депутат Татьяна Козяр тапшырдылар.
Гөлнара Мурзина.
Автор фотосы.
Читайте нас: