Барлык яңалыклар
Новости
12 июнь 2019, 11:39

Уфа бүген өчләтә бәйрәмне хәмерсез билгели

Бүген, 12 июньдә, ил Русия көнен билгели.

Бүген, 12 июньдә, ил Русия көнен билгели.
Башкортстанның башкаласы шулай ук 445нче туган көнен һәм Салават БЮлаевның 265 еллыгын бәйрәм итә. Сабантуй көннәрендә (документларда 12 июнь нәкъ шулай дип язылган) спиртлы эчемлекләрне сатуны тыю турында республика законының үз көченә керүенә бәйле, уфалылар һәм башка шәһәр кунпаклары өч бәйрәмне дә хәмерсез үткәрә.
Бүген Уфа агломерациясе магазиннарында, супермаркетларда спиртлы эчемлекләр сату тыела.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа законга ярашлы, Башкортстанда сабантуй көннәреддә, соңгы кыңгырау бәйрәмендә (25 майда), Белем көнендә (1сентябрьдә) һәм Яшьләр көнендә (27 июньдә) алкоголь сатарга ярамый.
“Башинформ” мәгълүматы буенча.
Читайте нас: