Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2019, 15:39

20 июньдә Владимир Путин белән туры бәйләнеш була

20 июньдә “Владимир Путин белән бәйләнеш” махсус программасы була. Дәүләт башлыгы илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларга җавап бирә.

20 июньдә “Владимир Путин белән бәйләнеш” махсус программасы була. Дәүләт башлыгы илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларга җавап бирә.
Программа “Беренче”, “Русия 1”, “Русия 24”, “ТВ”, “ОТР”, “МИР” телеканалларында, “Маяк”, “Хәбәрләр FM” һәм “Русия радиосы” радиостанцияләрендә эфирга чыга. Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 12дә башлана, дип хәбәр итә Русия Президентының рәсми сайты.
Сорауны телефоннан шалтыратып, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, шулай ук программаның сайты яки махсус мобиль кушымта аша бирергә мөмкин.
“Туры бәйләнеш”кә мөрәҗәгатьләр “Бәйләнештә” һәм “Классташлар” социаль челтәрләрендә дә кабул ителә.
Моннан тыш, “Мәскәү – Путинга” һәм “OKLive” кушымталарыннан файдаланучыларның эфир вакытында студия белән туры видеоэлемтәгә чыгу мөмкинлеге бар.
Сораулар 9 июньнән Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8дән 20 июньгә кадәр кабул ителә. Аларның кызыклылары һәм көнүзәкләре туры эфир барышында Президентка җиткерелә. Бердәм хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә 8-800-200-40-40 номеры буенча Русиянең теләсә кайсы почмагыннан шалтыратырга була. Шәһәр һәм мобиль телефоннардан шалтырату бушлай.
0-40-40 номерына SMS һәм MMS-хәбәрләр рәвешендәге сораулар Русиянең элемтә операторлары телефоныннан гына кабул ителә. Хәбәр җибәрү бушлай. Сорауны рус телендә бирергә кирәк, күләме 70 билгедән артмаска тиеш.
9 июньнән сорауны “Мәскәү – Путинга” рәсми мобиль кушымта аша да җибәрергә мөмкин.
“Бәйләнештә” һәм “Классташлар” социаль челт әрләрендәге рәсми төркемнәр – vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu.
20 июньдә Программаның сайтында һәм Русия җәмәгать телевидениесе (ОТР) эфирында сурдотәрҗемә белән трансляция була.
Читайте нас: