Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2019, 15:34

Авыл укытучыларының 600 мең сум алу мөмкинлеге бар

Авыл укытучыларының 600 мең сум алу мөмкинлеге бар

Башкортстанда авыл җирендә эшләгән яшь укытучыларга грантлар булдырылды
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тиешле күрсәтмәгә кул куйды.
Документка ярашлы, 2019 елның 1 июленнән һәрберсе 600 мең сум күләмендәге 100 грант булдырыла. Указ белән грантлар бирү буенча республика комиссиясе төзелгән, аның составы һәм грантлар турында положение расланган. Башкортстан Хөкүмәтенә грантлар түләү тәртибен билгеләү бурычы йөкләтелгән.
Грантларга дәгъва итүчеләр конкурсында ике елдан артык авыл җирендәге (халкы 10 меңнән артмаган) белем бирү оешмаларында эшләгән 35 яшькәчә укытучылар катнашырга хокуклы. Аларны гомум белем бирү оешмалары һәм мәгариф идарәлекләре тәкъдим итә.
Документларны тапшыру вакыты – ел саен 1 августка кадәр.
Читайте нас: